Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Китапханәчеләр быелга эш планын билгеләде

Китапханә хезмәткәрләренең шул көннәрдә узган район семинарының темасы шул хакта.

Бергәләшеп сөйләшү вакытында коллегалар агымдагы елга эш планын билгеләделәр. Анда экология һәм тирә-якны саклау елына багышланган чаралар алдынгы урыннарның берсен алып тора. Юбилей даталары да читтә калмаячак. Бу юнәлештә эшләр алып барыла инде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре коллегаларына әлеге циклдан чираттагы чараны күрсәтте. Ул Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Авыл филиаллары китапханәчеләре нурлатлыларның яу кырына оештырган эзләнү экспедицияләре нигезендә эшләнгән видеофильм карадылар. Алга таба бу материалларны урыннарга чыгып күрсәтергә планлаштыралар. Тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади платформа булган семинар, китапханәчеләргә алда торган эш фронтын билгеләргә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Китапханә