Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“КИТАП”та Нурлат шагыйрьләре әсәрләре дә яңгырый

Радио үзенә бер кызыклы дөнья ул. Үзем Нурлат җирендә беренче радиостанция ачтым. Шул радиода бүгенге көндә баш мөхәррир булып эшләүче кызым Алсу “Китап“ белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул Нурлат шагыйрьләре әсәрләрен яздырып, радиога җибәрә. Шуңа да матбугат конференциясе минем өчен ачыш булмады.

Аудиоязма ВК социаль челтәрендә.

Чара кызыклы сораулар, тәгаен җаваплар белән истә калды. Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк. Радионың чишмә башында әлегәчә дә бу тармакта зур тәҗрибәсе булган, һәрчак алга омтылып эшләүче, креатив фикерле, теләсә нинди сорауга рус әйтмешли «на ходу» җавап бирүче Алмаз Миргаязов торганда  башкача булу мөмкин дә түгел. Конференциядә үземнең дә “Сезнең радиода формат ни дә, не формат ни” дигән соравыма, конкрет алганда якташыбыз Фирдүс Тәмаев һәм Илсөя Бәдретдинова форматлары аерымлыгы турында да тулы җаваплар алдым.   

Радионың потенциаль аудиториясе нигездә хатын-кызлар булуын, һәм аларның күпчелеге 35 яшьтән өлкәнрәкләр икәнлеген дә белдек. Әйе, мондый радионы бары югары интеллектлы, хәбәрдарлыгы югары дәрәҗәдә булган татарлар гына тыңлый аладыр дип саныйм.

Татарстанда берничә татар радиосы бар. “Китап” алар арасында миллилеге белән аерылып тора һәм халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерүгә хезмәт итә.  Баш мөхәррирнең көндәшлекне сыйфатлы продукт ясау өчен мотивация итеп күрсәтүен хупладым. Димәк, коллективның югары зәвыклы контент формалаштырып радио тыңлаучыларны җәлеп итәрлек үзләренә генә хас сыйфатлы,  аудиторияне яуларлык алымнары алга таба да арта барачак. Гөлинә Шәйхи кебек төзек итеп, мәгьнәле, чиста сөйләмле кадрларның булуы да радионың уңышына тагын бер адым.

Хәзер мин “Китап”ны ешрак тыңлыйм.  Мобиль телефондагы кушымта һәм интернет челтәрендә тәүлек әйләнәсе эшли ул. Казанда исә радиоалгычымны 98,6 FМ ешлыгына көйлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапрадиосы