125нче янгын часте мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 октябрь көнне иртәнге 7дә Кәкре Атау авылы кешесе авыл янәшәсендәге буада ир-ат мәетен күреп ала һәм полиция бүлегенә хәбәр итә. Үлүче шул авылда яшәүче 1962нче елгы ир-ат булып чыга. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диләр янгын частенда.