Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кәкре Атау авылыннан Галәветдиновлар гаиләсе "Сөембикә" журналы үткәргән республика бәйгесендә җиңүче булды

Авыл башындагы зират буеннан үткәндә, моннан 2 ай ярым элек дөнья куйган хәләл җефетемә күңелемнән: “Синең яраткан гаиләң тантанага юл тотты, Аллаһыга тапшырдык,” – дип мөрәҗәгать иттем.

Без, чынлап та, зур гаилә бәйрәменә, “Сөембикә” журналы үткәргән “Татар гаиләсе/ үрнәк алыгыз” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасына кузгалдык.

Безнең чакырылуыбыз көтелгән иде. Бу елның июль ахырларында , гаиләбез бер бөтен булып яшәп ятканда, “Сөембикә”дән журналист Раилә һәм иптәше Рушан гаиләбезне, әбиәниемнән калган, аларны кабат үзем яңарткан борынгы ядкәрләрне, әбиемнең 150 еллык күлмәкләрен, чигеп ясаган шәҗәр әмне, сөлге-чолгауларны видеога төшерергә килгәннәр иде. Алар без яшәгән тирәлекнең матурлыгына сокланып һәм күлебездәге төнбоеклар белән дә хозурланып, куйган максатыбызга ирештек, дип, саубуллашып киттеләр.

Республика күләмендә узган зур тәрбияви чарада катнаша алуыбыз белән без бик бәхетле. Бәйрәмне алып баручы әйтүенчә, бәйгедә 43 районнан 43 татар гаиләсе катнашкан. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз сулышы, үз уңышлары, үз кыйммәтләре, үз яшәү рәвеше бит. Шулар арасыннан 11 гаиләне сайлап алу җиңел булмаган. Ә сәхнәгә без икенче булып чакырылдык. Гаилә тарихларыбыздан өзекләрне тәкъдим иттеләр. Безнең гаиләне яктырткан видеоязманы күрсәткәндә, без сәхнәгә күтәрелдек. Шунда мин экранда шат елмайган тормыш иптәшемне күреп алдым. 50 ел элек газиз кешем төзегән гаилә бит без! Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка үрнәк гаиләләр вәкилләре белән бер сәхнәдә басып тору шатлык һәм горурлык хисләре уятса, икенче яктан, югалту ачысы йөрәгемне әрнетте, ихтыярсыздан, күз яшьләрем битем буйлап агып төште. Үземне җиңеп, сабыр булырга ниятләдем.

Җәй көне журналистлар төшереп киткәч тә, 5 гаиләдә шундый югалту хәсрәте булганын белдек. Менә үсеп килүче 2 чибәр генә кыз баласы белән кечерәк улын җитәкләгән яшь ир-ат сәхнәгә менде. Балаларның әнисе авырып, көз башында якты дөнья белән хушлашкан. Ни кызганыч...

Чыгыш ясаучылар безгә мөрәҗәгать итеп: “Сез сәхнәдә еладыгыз, ә без залда еладык”, – диделәр. Кеше, гаилә язмышларында фаҗигаләр, тетрәндергеч вакыйгалар күп шул. Парлы тормышның, сәламәтлекнең, тынычлык - татулы кның кадерләрен генә белмибез кайчак. Үкенечләр булмасын иде.

Бик тәэсирле булды бу очрашу. Әле залга кергәнче, фойеда шушы 11 гаиләнең зурайтылган матур-матур фотолары белән таныштык. Затлы кешеләр белән истәлеккә фотоларга да төштек. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов әби-бабалардан калган горефгадәтләрне киләчәк буыннарга тапшырган, туган телне һәм динне, рухи кыйммәтләрне саклап, үрнәк татар гаиләсе булган өчен дигән Диплом тапшырды, 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләде. Сүзен дәвам итеп, татар гаиләләренең бу өлкәдә гаять зур роль уйнавына басым ясады, бу гаиләләрдән үрнәкалырга , шундый гаиләләрне күбрәк яктыртырга, халыкка күрсәтергә өндәде. Чыгыш ясаган һәркем татар гаиләсенең асылына төшенү, саф татарча аралашу, ана телебезне саклау, горефгадәтләребезне үзебез белеп, киләчәк буыннарга тапшыру зарурлыгын әйтте. Ә Җәлил хәзрәтнең һәрвакыттагыча оста вәгазе һәркем өчен аңлаешлы да, кадерле дә иде. Алар гаиләсеннән өч буын вәкиленең татар милләтенә хас булган асыл сыйфатлары: үз-үзләрен тотышлары, киемнәре, үзара мөнәсәбәтләре һәркемдә соклану хисләре уятты.

Халык арасыннан энҗе б өртегедәй күп буынлы гаиләләрне эзләп тапкан, тормыш юлларын яктырткан журналистлар мактауга лаек булдылар, бүләкләнделәр. Гаиләләргә дә яңа нәшер ителгән зәвыклы “Татар милли ашлары” китабын тапшырдылар.

БҮЛӘКЛӘҮДӘН соң мәҗлес оештырылган иде. Анда хәләл ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Гөлзадә Сафиуллинаның “Ләә иләһә илләллаһ” тәһлим кәлимәсен б а р к е ш е д ә н ә й т т е р ү е, мәгънәсен аңлатуы, мөнәҗәтләр әйтүе йөрәкләргә үтеп керде. Алмаз Хәмзинның баянда элеккеге татар халык көйләрен, җырларын башкаруы, Резеда Сафиуллинаның әби-бабайлар вакытында, без үскәндә популяр булган, әмма инде онытылып барган җырлы-биюле уеннар оештыруы ямь өстенә ямь булды. Нәкъ үзебезчә, татарча иде. Күмәк биюләрдә гаиләләрнең теләп катнашулары әле милли традицияләребезнең югалмаган булуын раслады. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә онытылмаслык хатирә булып озак сакланыр әле.

Хөкүмәтебез җитәкчеләренә һәм оештыручыларга чын йөрәктән чыккан рәхмәтләребез булсын. Һәрберебезгә җылы караш, тәмле сүз, нурлы йөз бүләк иттеләр. Кабатланмас мизгелләр йөрәкләргә сары май булып ятты. Гаиләләрдәге өч буын вәкилләренең дә йөрәгенә шифа булды бу. Гаиләнең бәхете шатлык-сөенечтән генә тормавын, югалту-табышлары белән үрелеп баруы, әби-бабай, әти-әни, кыз һәм ир туганнар, күршеләр, Аллаһы хакын хаклау – бәхетебез ачкычы икәнен аңлатты бу очрашу.

Республика күләмендәге “Татар гаиләсе” бәйгесе җиңүчесе булу безгә бурычлар да йөкләде. Шушы дәрәҗәне саклап яшәргә тырышу максаты куелды безгә. Татар телебезне яратырга, саф татар гаиләләре төзергә. Үз көчең белән яшәргә омтылырга, үз телебездә сөйләшә торган балалар үстерешергә, гореф-гадәтләрне онытмаска, традицияләрне сакларга, динебезне өйрәнергә, әдәп-әхлаклы, татарлыгың белән горурланып яшәрлек булырга тиеш без.

ТӨН уртасында авылга кайтканда юлыбыз зират буеннан узды. Янә күңелемнән тормыш иптәшем белән сөйләшеп алдым. Өйләнешкәндә: “Бөтен кеше кызыгырлык итеп яшәрбез әле,” – дигән идең. Фәрештәнең “әмин” дигән вакытына туры килгән икән бит, җаным. Гүрең якты, урының оҗмах түрләрендә булсын.

Үзем белән сәфәргә чыккан балаларымны: “Зур әтиегезнең бик зур өлеше кергән бүгенге дәрәҗәне саклап яшәгез, кайда гына эшләсәгез дә, без төзегән нигезне кадерләп саклап тотыгыз. Дини йолаларны үтәгез, намаз укучылар, затлы нәселебезнең лаеклы дәвамчылары булыгыз. Безгә догалар кылыгыз”, – дип өндәдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев