Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

КӘЛИМУЛЛИННАР “ЧӘК-ЧӘК”ТӘ КУНАКТА БУЛДЫЛАР

Кичә, 6 октябрьдә, Кәкре Атау авылында яшәүче үзешчән башкаручылар, җырлы гаилә - әниле-уллы Фәүзия һәм Рәфис Кәлимуллиннар "Болгар" радиосының "Чәк-чәк - шоу" программасында кунакта булып кайттылар.

Якташларыбыз бер сәгать дәвамында тамашачыларны тормыш, иҗат юллары белән таныштырдылар. Фәүзия Кәлимуллина туры эфирда "Тәүге умырзая" дигән җырын да башкарды. Төрле төбәкләрдәге тамашачылар сорауларына да җавап бирделәр. Кәлимуллиннарның "Болгар" радиосы белән дуслыгының нәтиҗәсе булып Рәфиснең "Минем йөрәк", ә Фәүзия ханымның "Синең кулларда язмышым" дип аталучы җырлары дөнья күрде. Бу көннәрдә үзешчән якташларыбыз тамашачыларны яңа җырлары белән дә сөендермәкче - Рәфис "таба"дан гына төшкән "Бәхетле булырга соң түгел" дип аталган җырын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, Кәлимуллиннар концерт турын башлап җибәрергә җыена. Беренче чыгышларын хәйрия концерты итмәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чакчакшоу