Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ключи халкы автобуска утырды

Бүген, 12 сентябрьдә, Ключи микрорайоныннан Нурлатка автобус маршруты ачылды.

Әлеге вакыйганы ключилылар бик озак көттеләр һәм күптән түгел узган халык җыенында да бу мәсьәләне күтәргәннәр иде. Һәм менә район башлыгы Равил Кузюровның кушуы буенча Нурлат АТПсы яңа автобус маршруты ачты.
- Автобус өч рейс ясар дип планлаштырабыз, әлегә рейсларның вакытларын якынча билгеләдек, соңрак, микрорайон халкының үтенечен дә исәпкә алып, вакытны көйләячәкбез, - диде АТП җитәкчесе Идрис Кәримов.
100дән артык кешесе булган Ключи халкының шәһәргә йомышы көн саен төшеп тора. Мисал өчен, биредә 20дән артык укучы шәһәр мәктәпләренә йөреп укый, хастаханәгә даими йөреп торучылар бар. Кыскасы, Ключи халкы бу вакыйганы бик сөенеп кабул итте һәм яңа маршрутның гомере озын булуын теләде. Беренче рейсны озатырга килгән Ключи имам-хатыйбы Якуп хәзрәт Сәлахетдинов барлык пассажирларга да, автобус йөртүчеләргә дә исәнлек-саулык теләде, авыл халкы исеменнән бу игелекле эшне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
- Безнең кечкенә генә микрорайоныбызга шундый хөрмәт күрсәтүләре, үтенечебезгә колак салулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Инде исән-сау йөрергә язсын, - дип догасы белән озатып калды беренче рейсны Кәүсәрия апа Лотфуллина да.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X