Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ключида Сафиннарның фермер хуҗалыгына юл салалар

Соңрак шәһәрдән әлеге бистәгә керә торган юл да афальт түшәлеп, аңа тоташачак

Сафиннарның өч фермер хуҗалыгына 1200 метрдагы юл авыл хуҗалыгын үстерү, хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтү федераль программасы нигезендә салына. Подрядчылар- Түбән Каманың "Кама" фирмасы юлчылары эшне кызу тотмакчылар.
-Объектта бүген 4 КамАЗ машинасы, берәр грейдер, экскаватор, бульдозер, виброкаток эшли,- ди юл мастеры Ленар Мәкъсумов.-Хәзер 60 сантиметрда юл катламын алып, балчык түшибез-гидрозамок була инде бу, аннан юлның авышлыгын тигезләячәкбез....
Технология буенча җир эшләрен ком түшәү дәвам итәчәк, аннан бетончылар бригадасы эшкә керешәчәкләр. Анысы кибеп ике атна узгач, юл читләрен тәртипләячәкләр. Юл аша салынасы ике суүткәргеч өчен торбалары да әзер.
Мастер әйтүенчә, аларның мондый объектларда эшләү тәҗрибәсе шактый. Шулай да фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алик Сафин эшне үзе дә ныклы контрольдә тотарга ниятли. Аны сыйфатыннан да күбрәк күләме кызыксындыра. Эш шунда: әлеге программага керү өчен кирәкле документларны ул инде 2011 елда ук тапшырган булган икән, һәм асфальтның хуҗалыкка киләсе юлда гына түгел, ферма территорияләрендә дә салынуы аның өчен бик мөһим.
Ә Ключи халкын, билгеле инде, авыл юлы кызыксындыра. Фермер хуҗалыгына башланган юл төзелеше соңрак бистәгә керәсе төп юлда дәвам итәчәге турында алар хәбәрдар инде һәм бу көнне түземсезләнеп көтәләр. Бу проблема шәһәр һәм район җитәкчелегенең дә күптәнге авырткан урыны иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов хәбәр иткәнчә, быел биредә җирле бюджет хисабына 400 метрда асфальт юл түшәү каралган, озакламый эш башланырга тиеш. Шәхси һәм гомуми мәнфәгатьләр каршылыксыз гына хәл ителеп бетә алса, көздән ключилылар шәһәргә туфли киеп кенә килеп йөри алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат