Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

К.Маркс һәм Гагарин урамнары кисешкән чаттагы светофор эшли башлады

Узган атнадан башлап К.Маркс һәм Гагарин урамнары кисешкән чатта тизлек яратучы машина йөртүчеләр өчен ирек бетте. Ниһаять, өч атнадан соң, биредә светофор ремонтланып сафка бастырылды.

- Бу урындагы светофор 2 ел эшләде, - ди "Жилэнергосервис" җәмгыяте директоры Ришат Яруллин. - Шәһәрдә эшләүче светофорларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүче юк. Без аларны карап торсак та, төп хезмәтебез урамнарны яктырту. Биредәге эшләрнең озакка сузылуы үткәргечләрнең сафтан чыгуы белән бәйле иде. Без аларны тулысынча алмаштырдык, хәзер светофор белән проблема булмас дип өметләнәбез.
ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, светофорның өч атна эшләмәве аркасында бу участокта 4 вак юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нигездә, игътибарсызлык, кагыйдәләрне белмәү һәм машина хуҗаларының бер-берсенә юл бирмәве аркасында килеп чыккан алар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X