Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

КӨН АРАЛАШ УҢЫШ ҖЫЯЛАР

Көн аралаш-12әр чиләк кыяр һәм 3әр чиләк помидор җыеп алаларүз бакчаларыннан Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында.

Инде кыярның икенче уңышына дигән орлыклар да баш төртеп килә, һәм сентябрьдә өлкәннәр өстәлендә янә тазә кыяр барлыкка киләчәк.
Әлбәттә, шул кадәр уңыш кышкылыкка запас тупларга да җай бирә. Биредә 4 кисмәк кыяр тозлаганнар инде. Җимеш агачлары да мул уңыш биргәннәр. Хәзер биредә алма кайнатмасы әзерләү белән мәшгульләр, аңа кадәр крыҗовник, карлыган, кура җиләген шактый кайнатканнар.
-Кышкыга 200 килолап кайнатмабыз булачак,-ди Картлар йорты директоры Евгений Савинов.-Өлкәннәрнең рационын төрләндерү өчен бер дигән форсат ләбаса бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат