Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Колбай Мораса авылындагы балалар бакчасына 50 тула

Колбай Мораса авылындагы балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеена килеп җиткән.

1964 елдан бирле эшләүче балалар бакчасы шул гомер эчендә өч бинаны алмаштырырга өлгергән. Кыскасы, ул шул гомер эчендә беркайчан да үз ишекләрен япмаган. Моңа колбай морасалылар гына түгел, күрше-тирә авыллар халкы да, аеруча әти-әниләр сөенеп туя алмый.
Бакчага 31 ел гомерен биргән тәрбияче Әлфия Фәсхиева әйтүенчә, бакчаның озын гомерле булуына заманында җирле хуҗалык һәм авыл Советының ярдәме зур булган икән.
- Балалар бакчаларын кыскарткан заманнарда, безгә аның җилен шул чактагы җитәкчеләребез тидертмәде, - ди тәрбияче шундый олы җанлы җитәкчеләр булуына сөенеп. - Заманында балаларны тулысынча ашатуны колхоз үз җилкәсенә алган иде. Ул чорда безнең бакчаның ябылмавының төп сере дә әнә шул. Хәзер без район мәгариф идарәсе балансында, шуңа да бар кайгырту алар җилкәсендә.
2000 елдан бирле яңа бинага күчкән балалар бакчасы барлык таләпләргә туры килә. Бакчаның үз котельнясы булу бик зур плюс. Бина бик җылы, бүлмәләр иркен, аерым уен залы, йокы бүлмәсе бар, кыскасы, өй атмосферасы хөкем сөрә монда. Әлеге уңайлыкларга бакча җитәкчелеге генә түгел, әти-әниләр дә шөкерана итеп туя алмый.
1997 елдан бирле бакча мөдире булып эшләүче Гөлия Мәхмүтова әйтүенчә, җирлектә яшим, эшлим, дигән кешегә тиешле шартлар бар үзе.
- Халыкка тормыш итәр өчен безнең җирлектә инфраструктура әйбәт, - ди мөдир. - Эшләгән кешегә эше, укырга мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, медицина пукты, почта бүлекчәсе, саклык банкы филиалы, кибетләр һәм башкалар - барысы да бар. Шөкер, авылыбызда яшьләр дә төпләнеп кала, сабыйлар да туып тора. Әле ел башыннан гына 6 бала дөньяга килде. Безнең бакчага барлыгы 12 бала йөри. Нигездә алар үзебез авылныкылар. Һәр балага күңел җылысы, мәхәббәт һәм наз бирергә тырышабыз, уку һәм өйрәтү процессын инновацион программалар ярдәмендә алып барабыз. Әмзә, Әлмәт авылларыннан йөртүчеләр дә бар. Быелгы чыгарылышта ике бала мәктәпкә 1 сыйныфка китә, алар урынына тагын 2 бала килергә тора.
Бакчада төрле яшьтәге сабыйларны берләштергән төркем оештырылган.
- Тәрбия һәм уку ике телдә алып барыла, - ди тәрбияче. - Баланы кече яшьтән мөстәкыйль, аралашучан, актив, кызыкчынучан итеп тәрбияләргә тырышабыз, фикерләү, иҗади сәләтен үстерү өстендә дә даими эш алып барабыз. Көненә 4 тапкыр ашату оештырылган. Бар да Федераль дәүләт таләпләре нигезендә алып барыла.
Әлегә бар дә әйбәт, кыскарту җилләре генә ишек шакымаса ярар иде, дип борчыла бүген бакча коллективы. Бу яктагы якын-тирә авыллар өчен дә бердәнбер балалар бакчасы бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат