Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Колбай Морасадан Руфинә Гайнетдинова “Алтын каләм” республика фестиваленнән җиңү белән кайтты

​​​​​​​Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 26нчы тапкыр үткәрелде. Республикадан 150ләп яшь буын вәкиле “Волга” яшьләр үзәге базасында биш көн дәвамында чын мәгънәсендә каләм чарлады.

Руфинә дә алар белән берлектә медиатармакта үз күнекмәосталыкларын күрсәтү, яңа белемнәр алу бәхетенә иреште.

– Руфинә татар телен яратып өйрәнә, төрле чараларда, олимпиадаларда актив катнаша. Быел, мисал өчен, татар теле буенча республика олимпиадасында призер булды, – дип фикерләре белән уртаклашты Колбай Мораса мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмзия Галиуллина. – Фестивальнең сайлап алу этабына без Руфинәнең туган телгә һәм авылыбыздагы Габдулла Кариев музеена багышланган ике иҗади эшен тәкъдим иттек, һәм аның уңышка ирешүенә бик шатландык.

Фестиваль кысаларында балалар радио, телевидение, видеоблогинг, фото-, басма журналистика һәм башка юнәлешләр буенча һөнәрмәннәрдән мастер-класслар алганнар, төрле биремнәр үтәп, үз белем дәрәҗәләрен дә күрсәткәннәр.

 – Мин татар телендә басма журналистика юнәлешенә эләктем. Без 10 яшьтәшем белән 5 көн эчендә 12 полосалы ике журнал чыгардык. Мин ике мәкалә яздым. Габдулла Тукай һәм аның иҗатын үз эченә алган тематик квест-уен турындагы мәкаләм белән бергә шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән шигырем дә дөнья күрде, – диде Руфинә. – Фестивальдә журналистиканың асылы, мәкалә язу үзенчәлекләре буенча үзем өчен күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдым, күпсанлы дуслар таптым. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан фотографлары берлеге рәисе Рамил Гали, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм башкалар белән очрашып аралашу да зур тәэсирләр калдырды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Руфинә Гайнетдинова “Яшьләр күзлегеннән илкүләм проектлар” темасы буенча жюри тарафыннан югары бәя ала һәм җиңүче дипломына, истәлекле бүләккә лаек була.

 Сүз уңаеннан, Рәмзия Галиуллинаның шәкертләре – бүген инде Колбай Мораса мәктәбе чыгарылышлары Булат Хөснетдинов, Фирүзә Минапова һәм Мария Матвеева да берничә ел элек “Алтын каләм” фестивалендә уңышлы катнашып кайтканнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев