Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Комбайн" операциясе

1 августтан башлап районда "Комбайн" операциясе узды. Без аны Гостехкүзәтчелек Идарәсенең Әлки районы буенча бүлекчәсе белән берлектә үткәрдек.

Рейдлар барышында районның 8 хуҗалыгында барлыгы 66 урып-җыю комбайны тикшерелде. Тикшерүләр вакытында төп игътибар урып-җыю техникасын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасын истә тотуга, комбайннарның тиешле документлары булу-булмауга юнәлтелде.
Күп кенә хуҗалыкларда чит илләрдән кайтарылган катлаулы һәм кыммәтле комбайннарга нигездә сакчыл карыйлар. Шулай да моңа тиешле игътибар бирмәүчеләр белән дә очрашырга туры килде. Урып-җыю комбайннарына көн саен, ай саен техник хезмәт күрсәтүгә, аеруча аларны чиста тотуга тиешле игътибар бирелми әле, шуңа да күбесендә ягулык, май, тормоз сыеклыгы ага, шул рәвешле янгын чыгу ихтималлыгы да арта. Куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлми, кайбер комбайннарда сулы канистрлар, ком һәм башка төрле янгын инвентаре җитешми. Тормозларының төзексезлеге, тоташтыргыч муфталар һәм руль идарәсенең төзексезлеге аркасында кайбер урып-җыю комбайннарын эштән туктатырга туры килде. Механизаторлар эшкә таныклыкларын һәм документларын алмыйча йөриләр. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча кисәтүләр ясалды, кайбер җитәкчеләргә предписаниеләр бирелде.
Операция барышында куелган таләпләр бу чорда кыр эшләрендә катнашкан барлык техникага да кагыла. Техникага һәм аны куркынычсыз эксплутацияләүгә сакчыл караш салам җыю һәм башка кыр эшләре барышында да игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гостехкњзђтчелек рейдлар