ХӘБӘРЛӘР
"Комбайн операциясе" башланды
25 июльдән 10 августка кадәр Татарстан Республикасының Гостехкүзәтчелек идарәсе "Комбайн операциясе" районара тикшерүләре игълан итте. Бездә районара тикшерүләр Нурлат һәм Әлки районнары арасында үтәчәк.
- Мондый уртак рейдлар урып-җыю комбайннарына дәүләти караулар үткәрелгәннән соң, аларның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү, урып-җыю барышында бөртек җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүне, сакланышын тәэмин итүне профилактикалау максатыннан үткәрелә. Операция барышында ике район белгечләре берләшеп кырларда эшләтелүче урып-җыю комбайннарына тикшерүләр үткәрәчәк, монда техниканың дәүләт номеры булу-булмавы, аның куркынычсызлык техникасы җиһазлары белән комплектлануы, яктырту һәм сигнал приборларының төзеклеге, двигательләренең торышы һәм башка шундый тиешле нәрсәләргә ныклы игътибар биреләчәк, - ди Гостехкүзәтчелек Идарәсенең Нурлат районы бүлеге начальнигы Расих Сатдаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев