Реклама
Бүгеннән Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты каршында оештырылган комиссия авылларда социаль-мәдәни учреждениеләргә чыга башлады.
Комиссия учрежениеләрнең нигезләрен, түбәләрен кардан чистарту, территорияләрдән карны чыгару кебек иминлек, янгынга каршы көрәш җәһәтеннән мөһим эшләрнең торышын караячак. Бүген алар Югары Нурлат, Ключи, Иглай, Якты Күл авыллары мәдәният йортларында булырга ниятлиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз