Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Коммунальник” ширкәте янә җиңүче

    "Коммунальник" торак милекчеләре ширкәте 2014 ел нәтиҗәләре буенча "Татарстанда күпфатирлы йортлар белән идарә итүче иң яхшы оешма" республика конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды.

    Ширкәт җитәкчесе Марат Хәмидуллинга җиңүче дипломын узган атнада "Татарстанның күпфатирлы йортлар белән идарә итүе оешмалар берлеге" үзкөйләнешле оешмасының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган хисап җыелышында тапшырдылар.
    "Коммунальник" әлеге конкурста ел да актив катнашып килә, ул анда 2012 ел нәтиҗәләре буенча 2нче, 2013 ел нәтиҗәләре буенча 1нче урынга лаек булган иде. Конкурста исә идарәче оешмаларның һәрьяклы эшчәнлеге, шул ук вакытта халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты да исәпкә алына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: