Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Конкурска: "Алтын куллы әниебез"

Бикүле авылында яшәүче әниебез Суфия Гайнетдинова "Булмый, белмим" дигән сүзләрне бөтенләй әйтми. 66 яшенә җитсә дә яңа һөнәрләр үзләштереп яши.

Заманында почта хезмәткәре булып эшләгән әниебез лаеклы ялга чыккач кул эшләренә тагын да ныклап тотынды. Безгә, 3 баласына, кечкенәдән күлмәкләрен дә үзе текте, свитерларны да үзе бәйләде. Әниебез хәзер крючок белән шәлләр бәйли башлады, моннан тыш тагын бер яраткан шөгыле - бисер. Әниебез матурлыкны ярата. Шуңа аның өе генә түгел, бакча территориясе дә чәчәк-гөлләр белән тула. Җәе буе бакчада, йортта чәчәкләрне үстерсә, кышын шул матурлыкны бисерга күчерә.
Авыр вакытларыбызда юатып сүз әйтүче, көч бирүче әнибезнең уңган куллары белән пешергән милли ризыклар - чәк-чәк, бавырсак, кош теле авызда "эри". Кадерле кешебез һәрвакыт безне сөендереп, исән - имин булып яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат