Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Конкурска: Ишегалдында – “корольләр каретасы”

Фома авылыннан гаилә фермасы башлыгы Минтаһир Шаһиәхмәтов агач эшенә дә оста, тимер-томырның да серләрен белә, кыскасы, кулына ни тотса, шуңа җан өрә алырлык кеше.

Ишегалларына эскәмия ясаганда исә иҗади фантазиясенең дә кирәге чыккан - ат арбасының тәгәрмәчләре тимердән бизәкләп эшләнгән утыргычка ничек килешеп тора әнә! Шуңа да Шаһиәхмәтовларның өйләре каршыннан узганда үзеннән-үзе оригиналь эскәмиягә утырып, ял итеп аласы килеп тора, диләр авылдашлары да. Ә балалар бөтенләй "королевская карета" дип атаганнар, шунда утырып фоторәсемгә төшәргә яраталар икән. Фермерның йорт-җире дә авылда иң төзекләрдән санала, коймаларын да үз куллары белән бизәкләп эшләгән, тәрәзә йөзлекләре дә зәвыклы итеп агачтан челтәрләп ясалган, бөтен урамга ямь биреп тора. Быел республика программасы буенча фермер хуҗалыгына кадәр асфальт юл да түшәлде әле, аңа исә үзе генә түгел, тирә-күршеләре дә сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлта