Чәршәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчетендә традицион яшь Коръән укучылар бәйгесендә безнең районнан да җиде бала катнашты.
- Унсигез ел рәттән үткәрелүче бәйгедә чыгыш ясаучылар 4 яшь төркемендә көч сынашты. Жюри әгъзалары Коръән сурәсен яттан белү, аятьләрне тәҗвид буенча укуга карап баллар куйды, - ди район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов бәйгенең үткәрелү тәртипләренә тукталып.
Ярышларда җиңү яулаган Булат Мөлековка оештыручылар диплом һәм бүләкләр тапшырган.