"Нурлат урманчылыгы" ДКУсыннан үз ихтыяҗларыңа корыган агачлар әзерләүгә рөхсәт алырга була.
Урманчылыктан хәбәр итүләренчә, бер заявкага утынга гына баручы 20 кубомтер корыган агач бирелә. "Участоклар барлык алты - Тумба, Тимерлек, Мамык, Чулпан, Вишневая Поляна һәм Восход участок урманчылыкларында да бирелә", - диде "Нурлат урманчылыгы" ДКУсы җитәкчесе-урманчы Искәндәр Усманов. Бу хезмәт түләүле, ә бәясе агачның токымына бәйле, әмма минималь дәрәҗәдә билгеләнә. Кулай бәядән агачка ия булучылар гына түгел, урманнарыбыз да отышта калачак. Чөнки бу чара урман фондын корыган агачлардан чистарту максатларында уздырыла бит.