Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әкрам Минапов: “Әтине сагынганда күңелемнән аңа хатлар яздым”

​​​​​​​Әлеге хатларда Нурлат районы Иске Әмзә авылында яшәүче сугыш чоры баласы Әкрам Минаповның күңелендә йөртеп тә әтисенә  җиткерәсе килгән уй-фикерләре берләштерелде. Әтисе  Бөек Ватан сугышына  киткәндә 9  яшьтә калган  һәм сигез дистә елга якын аны  күрергә зар-интизар булып яшәгән ир-ат солдат әтисенең язмышын былтыр гына ачыклый алды.

ТУФРАК БУЛЫП ТУГАН ИЛЕНӘ КАЙТТЫ

Өлкән сержант, ВКП(б) членлыгына кандидат Минабетдинов Имаметдин 1942 елның 24нче сентябрендә  Новгород өлкәсенең Старорусс  районы  Лычково станциясендә күмелгән.

1904 елда Иске Әмзәдә туган, Тельман районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка чакырылган һәм озак еллар хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Минабетдинов Имаметдин турындагы хәбәрне улына районның “Легенда” хәрби-патриотик клубы эзтабарлары китерде.

Извещениегә БВС  музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов кул куйган. Былтыр исә аның кабер туфрагы туган җиренә кайтарылып, аны ярты гасыр дәвамында көтеп яшәгән җәмәгате Зәйтүнә каберенә салынды. 

Әлеге вакыйга үзе тугызынчы дистәне түгәрәкләүче тыл ветераны – улы Әкрам Минаповны хатирәләргә бирелергә мәҗбүр итте дә.

 ЯЗЫЛМАГАН ХАТЛАР

Беренче хат

Мин яр өстеннән елгага карап торам. Тын гына су ага. Күтәрелеп килүче кояш елга өстеннән нәрсәдер эзләгәндәй, күләгәләр арасыннан  үрелеп-үрелеп карый да, кемнәндер оялган кебек, агач арасына кереп яшеренә. Без ике дус – 9 яшьлек мин һәм миннән бер яшькә олы Җаиз балык тотабыз. Минем бөтен дикъкатем су өстендәге калкавычта. Менә-менә ул чумар да, мин җәһәт кенә кармагымны тартып алырмын. Ә анда балык... Юк шул. Дустым Җаизның  калкавычы бер чума, аннары янә калка. Әнә, тыкрык  сукмагыннан  чәчәкле чиләкләрен чылтыратып бер кыз суга төшеп бара. Ул да булмады, югары очтан үзәк өзгеч тавыш  ишетелде:

– Сугыш чыккан, сугыш башланган...

– Җаиз, дим, ал кармакларны, өйгә кайтабыз, сугыш чыккан, диләр. Тагын Яңа Әмзә малайлары безнең авылга сугышырга килгәннәр бугай...

 Дустым теләр-теләмәс кенә кармакларын җыйды, иртән-иртүк казып алган суалчаннарын пыяла банкага тутырды.

– Зур үскәч, ул Яңа Әмзәләрнең кирәкләрен бирербез әле. Югыйсә, җыеналар да безнең авылда сугыш чыгарып китәләр...

...Өй безне үзенә күрә бер моңсулык белән каршы алды.  Җыештырылмаган  урын-җир, ишекләр ачык. Үле тынлыкны бары акрын гына шаунап утырган самавыр гына боза. 

– Сугыш чыккан, сугыш...

Бераздан безнең урамга югары очтан бала-чага чабышып төшә башлады. Олыларның  башлары түбән иелгән, хәрәкәтләре акрын, күзләрендә яшь.

– Әтиегезне сугышка алалар, бүген үк китә. Германнар безнең илгә каршы сугыш башлаган...

Әни  күз яшен күрсәтмәс өчен, битен  ак яулыгы белән каплады.

Ул арада тарантаска җигелгән  атка утырган  әти дә кайтып керде. Ул  колхоз рәисе иде...

Сине сугышка озатканны, әти, мин аерым-ачык хәтерлим. Хәбибулла, Әһлиулла, Хасият абзыйлар белән бергә сез җигелгән ат арбасына утырып, Тельман районы үзәге Мамыкка юл тоттыгыз. Кыр капкасы янында озатып  калдык сине. Без  – 5 бала, кыш азагында әнинең тагын бер бала алып кайтасын белми идек әле...

 

Икенче хат

Исәнме, әти! Синең хатларыңнан күренгәнчә, сугышлар җиңел бармый. Без дә ишетеп белеп торабыз, немец  бер дә чигенергә җыенмый. Яхшы дөмбәслә син аларны, әти. Аларны җиң дә авылга кайт. Без сине бик көтәбез. Җәебез синсез узды. Әни, апа  белән без өчәү урак белән үлән йолкып, терлекләргә печән хәзерләдек. Энеләрем Габдулла белән Әнһат, сеңелем  Сания әлләни эшкә ярамыйлар шул. Шунда уфалла арбасы тартсалар гына инде. Бүген алар аны да булдыра алмады. Уфаллага җигелгән әни  печән тулы арбаны тауга сөйрәп менгәндә, каеш бау җилкәсен уйды хәтта. Ярадан кан саркый. Әни түзә инде, мескен. Ә мин үз эчемнән ант бирдем: зур үссәм, әнине уфаллага бастырмас өчен шофер булырмын һәм аны теләгән һәр җиренә  машинага гына утыртып йөртермен, Алла теләсә.

Бәрәңгене алып бетердек. Ярый әле әби белән бабай бар. Әнигә алар зур терәк. Мине бабай бар эшкә өйрәтә. Син  гаиләдә самый главный, ди. Минем 5 бала арасында иң олы ир-ат булуыма ишарәлидер инде. Кыш азагында   без алтау булдык. Төн уртасында күрше әби керде, һәм без  бала тавышына уянып киттек. Карасак, нәкъ сиңа охшаган кап-кара чәчле, чем кара күзле бер малай ята сәкедә. Аңа Илфак дип исем куштык. Әти! Күрсәң иде аның сиңа охшашлыгын! Үзе сабыр, елап бимазаламый. Әни үзен ашатып эшкә китә дә без марляга ипи изеп авызына тыкканга  канәгать булып ята шунда. Без укыйбыз. Апа 7дә, мин 4тә, Әнһат 3тә, Габдулла 2нчедә. 3 яшьлек Сания  бала  карый.

Ашарыбызга җитмәсә дә, без ач түгел. Бабай булыша. Син кайтсаң, барысы да үзгәрәчәк...

 

Өченче хат

Әти, исәнме!  Хатлар язмый башладың.  Сугыш тыгыздыр инде. Без үзебез бер көе. Язга чыккач, мичкә ягар өчен чыбык-чабык эзләп бабай барыбызны да  урманга алып бара. Җир ачылгач, бакчада туфрак астында  калган бәрәңге җыйдык. Аңардан әни шундый тәмле итеп крахмал җәймәсе пешерде. Ашап туйгысыз инде менә... Укуыбыз яхшы. Укытучы апа яхшы укысагыз, әтиләрегез  явыз немецны җиңәчәк, дигән иде. Үч итеп яхшы укыдым. Җәйләрне җиңел үткәрдек. Бабай утырткан шомырт, аръяктагы балтырган, кычыткан яфрагы.

Бар нәрсә  тамак туйдыра. Сине сагынабыз. Әни безгә күрсәтмичә генә елый, без кайчак бергәләп тә балавыз сыгабыз. Бабай тынычландыра. Кайгырмагыз, мин исән чакта ач та, ялангач та булмассыз, ди. Кечкенә Илфакка гына сугыш ни дә, син булмау ни. Ел үсәсен, көн үсә. Әни эштә булганда аны Сания белән Габдулла карыйлар. Безгә гел эш тә эш инде – бакча казыйбыз, печән хәзерлибез.

Беркөнне мәктәптән  кайтсам, почмакта  әнинең тыенкы сулкылдавы ишетелде. Илфакны йоклатырга маташучы  Сания минем каршыма йөгереп килде:

– Әнине хат ташучы елатты.

Сания әнигә барып елышты. Габдулла белән Әнһат та әнине тынычландырырга тырыштылар.  Әминә апа белән без барысын да аңладык. Димәк, хат әтигә кагылышлы.

Хәбәрне ишетептер инде, бабай килеп керде. Йөзе агарынган, хәрәкәтләре   акрынайган.

– Кайтыр  әтиегез, үлде диелмәгән, бары хәбәрсез  югалган гына, – дип тынычландырды ул безне.

– Кайтыр, – дип куәтләде аның сүзләрен күрше авылдагы  китап ачучы карчык. – Укырмын, теләк теләрмен.

 

Дүртенче хат

Исәнме, әти! Синнән хатлар килмәсә дә, мин язарга булдым әле. Мин ышанам, син минем хатымны алырсың әле. Син үләргә тиеш түгел. Әниебезне яшьли тол, без 6 балаңны ятим итмәссең шәт. Син кайтсын өчен мин барысын да эшлим. Бабай үгез җигеп җир сукаларга өйрәтте. Никадәр авыр булса да, түзәм. Күрше авыл әбисе янына да йөрим. Укытам, сәдака  бирәм. Акча эшләү әмәлен дә таптым. Дустым Локман белән юкә агачлары кисеп, елгадагы суга батырабыз да, мунчала ясап, шуңардан чабата үрәбез. Чабатаны Биләргә алып барып сатабыз. Акчасын сәдакага бирәм. Әбекәй  синең кайтуны бигрәк ышандыра бит. 12 чакрым юлны яланаяк  бик җиңел үтәбез. Кайчак Биләрнең усал малайлары сагалап торып, акчаны талап алалар. Андый чакта бик авыр. Әни белән бабай йөрмә диләр дә бит, үземнең барасым килә. Барысы да сине кайтару өчен бит, әти!  Син кайтсаң, ул Биләр малайларының да кирәкләрен бирербез әле, әйе бит?

 

Бишенче хат

Сугыш тәмамланды. Әнвәрнең  әтисе кайтты.  Ул хәзер безнең ише  әтисез малайлар белән сөйләшеп тә тормый. Әтисе печәнен дә чаба, утынын да хәзерли. Имамның әтисенең фронтта үлгән дигән хәбәре иреште. Синең абыең Шәрифнең дә похоронкасы килде. Син генә үзең дә юк, хәбәрең дә...  Без алтыбыз да исән-сау. Миңа 13 тулды. Өметебезне өзмибез, барыбыз да сине көтәбез. Менә-менә җәһәт адымнар белән тау башыннан төшәрсең дә, барыбызны да кочагыңа алырсың  кебек тоела. Син киткәч туган  Илфагыбызга  синең турыда сөйлибез дә, ул гел сорау бирә: ”Әти безгә кем ягыннан туган соң?” – ди. Югыйсә, аңа да 4 яшь бит инде. Аны гаепләп тә булмый. Әтиле тормышны күргәнмени ул?

 

 Алтынчы хат

Әти! Бүген  бер хәбәр ишеттем.Берсенең әтисе сугыштан кайтмыйча, Украинада  бер хатынга йортка кереп калган, ди. Минем  дә башыма  шик керде. Шулай икән, мин сине  мәңге гафу итмәячәкмен. Яшьли толлык ачысын татыган һәм безне аякка бастырган газиз әнием, оныкларын   ачлыктан алып калган бабаем, әти дияргә тилмергән  кан кардәшләрем белән ант итәм. Син алай эшли алмыйсың, ишетәсеңме, әти?

 

Җиденче хат

Тормыш итү җиңел булмады, әти. Үсеп җиткәч, әнине кызганыптыр инде, сеңелең Заһирә мине Карагандага алып китте. Белгечлек алып, эшкә урнашкач, беренче хезмәт хакымнан бабайга җылы фуфайка алдым. Аны  алып кайтып бирер өчен отпускамны көттем. Әмма язмаган булып чыкты. Бабам 73 яшендә йөреп торган җирдән йөрәге тотып үлеп киткән. Минем өчен көн төнгә әверелде. Һәм мин чит җирләрне ташлап, туган авылыма кайтып, бабам нигезендә яшәргә ният иттем һәм сүземдә тордым. Гаилә коргач та 7 ел әбине карап-тәрбияләп бакыйлыкка озаттык. Бабай нигезендә  баштан  агачтан, соңрак таштан  йорт салдым.  

Үз максатыма ирештем, әти.  Шофер белгечлеге алып 40 елдан артык руль артында йөрдем. Әнине бер генә җиргә дә  җәяү йөртмәдем.  Яшьлеге авыр булса да,  картлыгын  бәхетле-хөрмәтле иттек. Әниебез 92нче яшендә безгә бәхиллеген биреп бакыйлыкка  күчте.

 

Сигезенче хат

Исәнме, әти! Бу көннәрдә күңелемнең тулган мәле. Синең Великий Новгород тирәсендәге авылда җирләнүең мәгълүм булды. Күңелемдә ике  хис. Беренчесе – синең кабереңнең табылуына шатлану. Икенчесе –  ялгыш уем өчен  оялу. Синең  алдыңда түбәнчелек белән гафу үтенәм. Минем әти   сатлыкҗан була, ул  балаларын ташлап, чит җирдә  кала да алмый. Өлкән сержант званиесендә, партиягә керү өчен кандидат булганда 1942нче елда ук һәлак булгансың бит.

Синең кабереңне  үз күзем белән барып күрә алсам,  үкенечем калмас иде. 

Кабереңә ятып, ятимлектә узган  авыр балачагым, безне ачлыктан алып калган бабам Минап, 6 бертуганымны ватанга  лаеклы итеп үстергән, 4  улын армиягә озатып каршы алган әнием турында сөйләрмен. Үземнең 6 баламның 3се – улларымның ил чикләрен саклаганнарын әйтермен. Әтием фамилиясен дәвам иттерүче ике оныгым – Илназ белән Рияз Минаповларның  бүгенге көндә  синең, минем һәм улларым кебек солдат булулары турында сөйләрмен, иншалла.

Бабамның кендек каның тамган нигезендә тагын бер булачак солдат – Рәшит оныгым үсү белән мактанырмын. Синең нәселең дәвам итә, әти. Нигезең  синең җылыңны саклый. Урының җәннәттә булсын!

 

Тугызынчы хат

Әти, әти!  Синең кабереңә бару ниятем тормышка ашмады.  Әмма син  үзең кайттың... Оныгым Алсу эзтабарлар белән элемтәгә кереп, син  җирләнгән  Новгород өлкәсенең Старорусс районы Лычково станциясе җирлеге башлыгына хат салган. Бар бит игелекле кешеләр! Алар 1942 елда әлеге урыннарда узган  канкойгыч бәрелешләр турында тулы  мәгьлүмат җибәргәннәр. 

Оныгым үтенече буенча  кабереңнән туфрак та салганнар. Ышанасыңмы, әти, яшел бәрхет төргәккә салынган җирне күкрәгемә кысып еладым.  Әниебез каберенә шушы җирне салып, мемориаль такта да куйдык.

Аннан   барлык туганнарыбызны җыеп  җеназа  намазы укыдык. Район мөхтәсибе Наил хәзрәт катнашында  әби-бабайлар кендек каны тамган, син, мин үскән туган нигезебездә Коръән мәҗлесе уздырдык.

Шуннан 78 ел дәвамында  сагынудан ярсыган йөрәк тә “басылды”сыман.  Син безнең янда. Сине  гомере буе көтеп, тугрылык саклаган  һәм 23 ел элек вафат булган әниебез  рухы да шаттыр, шәт.  Ә менә сиңа күңелемнән хатлар язудан туктамам. Синең белән сөйләшергә күндем инде мин. Бөтен гомерем шулай үтте: кая зарымны сөйләдем, кая шатлыгымны уртаклаштым. Җавабың булмаса да, хуплавыңны, киңәшеңне тоеп торгандай идем.  Мин күңелемнән әтиле булып яшәдем һәм әлеге тойгы  рухи көч бирде.  Үз улларымны да  чын ирләр итеп тәрбияләргә тырыштым. Рәхмәт сиңа, урының оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев