Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кубок иясе ачыкланды

Районның шахматчылар клубында Нурлат районы һәм шәһәре Кубогы җиңүчесе ачыкланды.

Быел да  әлеге исемгә Кубокның үткән елгы җиңүчесе Григорий Ермолаев лаек булды. Финалда ул оста шахматчы Владислав Герасимов белән очрашты. Шахматчылар клубында шулай ук халыкара шашка буенча Нурлат шәһәре чемпионаты җиңүчеләре дә ачыкланды. Быел биредә беренче тапкыр Рафаил Әюпов җиңүче булып калды. Икенче урында – узган елгы чемпион Алексей Матавин, өченчедә – Сергей Зайцев. Шахмат һәм шашка сөючеләр 9 май көнне үзәк мәйданда Җиңүнең 73 еллыгына багышлап үткәрелгән турнирда да актив булдылар. Биредә Владислав Герасимов – беренче, Сергей Анисимов – икенче, Иван Прокопьев өченче булды. Шашкада призлы урыннарны Алексей Матавин, Олег Павлов һәм  Сергей Зайцев бүлештеләр. Күптән түгел исә шашкачылар двоеборье буенча республика  беренчелегендә дә катнашып кайтты. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X