Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Куркыныч ЯНӘШӘДӘ ГЕНӘ

Нурлат районына Самара өлкәсенең Кошки районыннан дуңгызлар Африка чумасы керү куркынычы яный. Аның таралуына ничек юл куймаска соң? Бу уңайдан Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин үз киңәшләрен бирә:

– Узган атнада Самара өлкәсенең Кошки районы аучылык хуҗалыгының 87нче кварталында өч үле кабан дуңгызы табылды. Самара өлкә ветеринария лабораториясенең тикшерүләре аларның икесендә Африка чумасы вирусы геномы булуын ачыклады. Моңа берничә көн кала Ульян өлкәсенең Кузаватово районында да кыргый кабаннар арасында авыру таралуы расланган иде. Гомумән, 2019нчы елда Россиянең 17 төбәгендә 141 авыру очрагы теркәлде. Шуларның 79ы шәхси хуҗалыкларда, 62се кыргый хайваннар популяциясендә. 2020 ел башыннан исә кыргый дуңгызлар арасында 5 очрак булды. Бу Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе һәм республиканың дәүләт ветеринария службасында да борчылу уята һәм Кошки районы белән чиктәш Нурлат районында яшәүчеләрне тагы бер кат саклык чараларын көчәйтергә, ветеринар-санитария таләпләрен истә тотарга кирәклеге турында кисәтәсебез килә. Нурлатта эре дуңгызчылык хуҗалыклары булмаса да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 700дән артыграк баш дуңгыз асрала. Бу көннәрдә халыкка дуңгызларда Африка чумасы килеп чыгу сәбәпләре, симптомнары, алар китергән зыян турында җентекләп язылган белешмәлекләр таратыла. Хуҗалыкларында дуңгыз асраучылар иң беренче чиратта аның таралу юлларын белеп торсыннар иде. Бу – авыру дуңгызлар белән контакт, шуңа да алар бары тик ябып кына асралырга тиеш. Икенчедән – азык. Аның барлык төрләре дә дуңгызларга 70 градустан югарырак температурада кимендә ярты сәгать термик эшкәртелеп бирелергә тиеш. Азыкның барлык төрләрен дә бары тик ветеринария-озату кәгазьләре буенча гына сатып алыгыз, дуңгызларга һичкайчан дуңгызчылык продукциясеннән әзерләнгән азык калдыклары бирмәгез. АЧС вирусы кеше өчен куркыныч түгел, ә менә дуңгызлар арасында бик тиз тарала. Шуңа да дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар белән бергә дуңгызчылык продукциясе, тере дуңгызлар сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрне дә ветеринар-санитария таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз. Ә хуҗалыкта терлекләр арасында авыру билгеләре күренә икән, бу хакта кичекмәстән ветеринарларга хәбәр бирергә кирәк. Һич тә үзлектән дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

*** Узган атна азагында дуңгызларда Африка чумасы таралуына юл куймау турында Нурлат районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе утырышында да җитди сөйләшү булды. Бу уңайдан район штабы оешты, эш планы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев