Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлы авылында юллар төзекләнә

Кычытканлы авылының Мәктәп урамы юлыннан хәзер елның теләсә кайсы вакытында җәяүлеләр дә, машиналар да бер авырлыксыз үтеп йөри алачак.

Шул көннәрдә юлның 340 метрына таш җәелде.
– Юлны 2016 һәм 2017 еллардагы үзара салым акчаларына салдык, – ди Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев. – Алар республикадан өстәмә финанслау ярдәмендә 952 мең сум күләмендә әйләнеп кайтты һәм быел юлның иң проблемалы саналган участогын төзекләндерергә мөмкинлек бирде. Юлны Казан подрядчы оешмасы 4 көн эчендә салып бетерде. Таккычлы 25 “КамАЗ” машинасы белән таш кайтарылды. 
Шул ук урамның 108 метры моннан ике ел элек ремонтланган булган. Аны 2015 елдагы 300 мең сум күләмендәге үзара салым акчаларына салганнар. Ул вакытта эшләрне Нурлат автомобиль юллары идарәсе килешү нигезендә башкарган. Якын араларда исә өч урам чатын ремонтлауны бурыч итеп куялар. Авыл җирлеге аны салуда да үзара салым акчаларына өмет тота. Дөрес, юллар ремонтлауда башка чаралар да кулланыла. Әйтик, мәктәптән алып зиратка кадәрге юлның 400 метры дәүләт ярдәме белән төзекләндерелгән.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X