Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлыда юл салалар

Кычытканлы авылына керә торган сигез километрлы юлның 2825 метрында реконструкцияләү эше октябрь башында төгәлләнергә тиеш.

Бу хакта "Алексеевск-дорстрой"ның җитештерү-техник бүлегендә хәбәр иттеләр. Ә әлегә биредә эшнең кызган мәле. 2 бульдозер, 3 экскаватор, 3 грейдер һәм 12 КамАЗ машинасы бал кортлары күчен хәтерләтә. Бульдозер, экскаватор һәм грейдерлар юл полотносын күтәртү, тигезләү эше белән мәшгуль булса, КамАЗлар материал ташый. Юл төзүчеләрне вакытлыча мәдәният йортына урнаштырганнар. Төшке һәм кичке ашка юлчылар үз транспортлары - зур машиналары белән йөриләр. Әлеге яңалыкка авыл халкының бер өлеше сөенеп караса, араларында зур машиналар авыл эчендәге юлларны ватып бетерә бит, дип зарланучылар да юк түгел. Аеруча яңгырлы көннәрдә авыл эчендә болай да алама юлларны юл төзүчеләр үзләре үк ватып бетерә, дип көенә халык. Сүз дә юк, мондый зур эштә башта җайсызлыклар булмый калмый инде. Кычытканлы авылында юл проблемасы халыкның күптәнге баш авыртуы булуын да онытмыйсы иде.
- Машиналары булган кешеләргә язгы-көзге чорда Нурлатка бару проблема бит, - ди авыл халкы юлсызлык проблемасын күтәреп. Моннан 28 ел элек авылга керү юлының 5 километрына асфальт түшәгәннәр иде. Дөрес, 3 еллап элек шул керә торган юлга чокыр ремонты ясалды үзе. Ә менә авылга керү юлында саллы эшләр узган ел күперне яңартудан башланды, хәзер инде юлда эш бара. - Эшләр шуның белән туктап калмасын иде, авылның үзәк урамына, зиратка булса да юллар салынсын иде инде. Район авылларының күбесендә юл проблемасы өлешчә булса да хәл ителгән. Без - район үзәгеннән еракта яшәүчеләр турында да онытмасыннар иде, - диләр кычытканлылар яхшы юлга өметләрен өзмичә.
Юлны өлешчә төзекләндерү эшләре республика программасы буенча 1 июньнән старт алган. Хәзер биредә вак таш, ПГС түшәү стадиясендә, аннан асфальт салу эшләренә керешәчәкләр икән. Авыл җирлеге Советында әйтүләренчә, әлегә авылның үзәк урамына юл салу хакында сөйләшүләр алып барыла. Бар да средстволарга барып төртелә икән. Ә бүген халык яңа юл төзелеп беткәнне көтеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат