Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кырлайга сәяхәт

Шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучылары быел Г.Тукайның туган көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне шагыйрьнең туган ягы - Кырлайга сәяхәт кылдылар алар.

- Кырлайда безне күңелле яңалыклар каршы алды - Тукайның 125 еллыгы уңаеннан биредә бик матур үзгәрешләр булган. Шагыйрьнең музей-йортында булып, биредәге экспонатлар белән таныштык, аның тормышы һәм иҗаты турында үзебез өчен яңа нәрсәләр белдек. Гомумән, Кырлайда Тукай рухы яши, татар халкының матур традицияләре саклана. Шуңа да сәяхәт безгә үзенә күрә бер илһам чыганагы булды, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар мәктәп укытучылары.
Ә Кырлайга сәяхәт шул көннәрдә мәктәптә үткән татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак булды дип әйтергә мөмкин. Атна дәвамында мәктәп укытучылары яңа технологияләрне файдаланып ачык дәресләр күрсәттеләр, балалар белән төрле чаралар оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай 1нче мђктђп Кырлай