Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кыш Бабай нурлатлылар белән хушлашты

Дүшәмбе көнне нурлатлылар Юлиан календаре буенча Искечә Яңа елны билгеләп үттеләр.

13 гыйнвардан 14енә каршы төндә тагы бер кат Яңа ел бәйрәме тойгыларын кичерергә теләүчеләр шактый җыелган иде үзәк чыршы янына. Үзешчән артистлар чыгышы, уен-конкурслар, дискотека белән үрелеп барган бәйрәм программасы нурлатлылар күңелендә Яңа ел бәйрәме тәэсирләрен тагын да озаккарак сузачак әле. Бәйрәм бүләксез булмый, әлбәттә. Искечә Яңа ел кичендә дә шәһәрнең төп чыршысын ачуда катнашкан шәһәр оешма-предприятиеләренең иҗат коллективлары арасында узган конкурска нәтиҗә ясалды. Бәйгедә "Нурлатнефть" НГДУсы һәм "ТатРИТЭКнефть" җәмгыятьләренең ижат коллективлары иң осталары дип табылды. II урынны - үзәк китапханә, шәһәрнең 3нче, 8нче мәктәпләре коллективлары алды. Шунда ук район газетасы редакциясе һәм район башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган "Мисс Кыш-2014" конкурсына да йомгак ясалды. 495 тавыш җыеп җиңү яулаган Ирина Будяшкинаны да котладылар бәйрәмдә.
Төп чыршы янында узган бәйрәм күңел ачуларында җәмәгать иминлеген 18 полиция хезмәткәре һәм 8 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре саклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат