Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кызу чор

"Нурлат элеваторы" ЯАҖендә быел 50 мең тонналап бөртек кабул итәргә җыеналар.

Элеватор беренче уңышны 12 июльдә үк кабул итеп алган. Моңа кадәр исә сезонлы ремонт эшләре үткәрелгән биредә. Ә сезон башлану белән тагын 50гә якын хезмәткәрне эшкә җәлеп иткәннәр, чөнки коллектив алдына хуҗалыклардан көн саен дистәләгән йөк машиналарында агылган икмәкне вакытында саклауга салу, урнаштыру бурычы куела бит. "Сөләйманов Ә.И", "Южная" агрофирмасы һәм "Аксу-Агро" хуҗалыкларыннан беренче машиналар исә иртәнге 7гә үк килеп җитә, соңгыларын төнге 1дә, 2дә дә каршы алалар.
- Бүгенге көнгә 10мең тоннадан артыграк иген кабул итәргә өлгердек инде. Шөкер, икмәкнең сыйфаты начар түгел. Аны вакытында урнаштырып бару өчен эшне тәүлек әйләнәсе оештырдык, - ди элеватор директоры Мансур Гайфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Южная" ОООсы Нурлат элеваторы "АксуАгро"