ХӘБӘРЛӘР
Һәлакәттә үлүчеләр теркәлмәгән
Бәйрәм көннәрендә районда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. 8 июнь көнне Нурлат-Кошки автоюлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатылган.
- Югары Нурлат микрорайоны ягыннан килүче ВАЗ-21144 автомашинасы "КИА СОУЛ" автомобиленә юл бирми, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Нәтиҗәдә, юл -транспорт һәлакәте килеп чыга. Шөкер, үлүчеләр юк. Ике автомобиль дә махсус стоянкага ябылды. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ВАЗ-21144 автомашинасы хуҗасына карата РФ КоАПның 12.13 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев