Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Ледок” – “Алтын алка” финалларында

"Ледок" командасының өлкән төркем хоккейчылары "Алтаны алка" республика беренчелегенең финалына чыкты.

Үткән атнада Нурлатта "Алтын алка"ның зона этабы үтте. "Ледок" Спорт сарае бозында хуҗалардан тыш, Чистай, Чирмешән, Аксубай, Балык Бистәсе һәм Алексеевск командалары көч сынашты. Азнакайда узачак финал этабына юллама зонада бары тик I урын алучыга гына бирелгәнлектән, көрәш гаять кискен барды. "Ледок" командасы төркем уеннарында бер-бер артлы Алексеевск һәм Аксубай командаларын отып, ярымифналда Балык Бистәсе белән очрашты. Әлеге матч нурлатлылар файдасына 8:1 исәбе белән тәмамланды. Хәлиткеч уенда исә "Ледок" Чистайга да шанс калдырмады һәм көндәшләрен 4:1 исәбенә отып, бердәнбер юлламага ия булды. Команданың тренерлары Александр Елагин һәм Эдуард Шишкин билгеләп үткәнчә, гомуми уңышка бигрәк тә Евгений Савинов, Александр Степанов, Иван Гришин кебек уенчылар зур өлеш керткән икән.
Шунысы сөенечле, "Ледок" командалары "Алтын алка" турнирының барлык өч төркемендәб дә чыгыш ясый. Моңа кадәр кече төркемдә уйнаучы яшь хоккейчыларыбыз шулай ук зона турын отып, Зәйдә узачак финалга юллама алганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Хоккей Ледок