Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Ледок” Бораулаучылар Кубогы турнирын җиңүдән башлады

Бүген, 12 сентябрьдә "Ледок" Спорт сараенда хоккей буенча Бораулаучылар Кубогы турниры старт алды. Инде Нурлатта икенче ел рәттән уздырылучы бәйгедә төп трофей өчен "Ледок" (Нурлат"), "Ак Аю" (Зәй), "Девон" (Баулы), ЦСК ВВС (Самара өлкәсе), "Лачын" (Актаныш) һәм "Нефтяник" (Лениногорск) командалары көч сынаша.

Бүген 12.30да Боз сараенда турнирны тантаналу ачу булды. Анда катнашкан "Бурение" ОООсының башкарма директоры Владимир Еромасов, җәмгыятьнең профком рәисе Илдар Вәлиев, Нурлат бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Илдар Борһанов, райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин һәм "Ледок" боз сарае директоры Марсель Садыйков яшь хоккейчыларны чираттагы турнир башлану белән котладылар, уңышлар теләделәр. Шунысын да әйтик, бүгенге көннең беренче уенында "Ледок" көндәшләре » ЦСК ВВС командасын 6:5 исәбенә отты. Ә Бораулаучыларның күчмә Кубогы иясе иртәгә кичкә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат