Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Ледок” хоккей Федерациясе беренчелегендә өченче булды

11-13 мартта ТР хоккей Федерациясе беренчелегенә 2006нчы елгы малайлар командалары арасында Зәй шәһәрендә үткәрелгән турнирда "Ледок" командасы III урынга чыкты.

Малайларга 7-8әр генә яшь булса да, мондый бәйгеләрдә беренче генә катнашулары түгел. Шуңа да, мөгаен, Түбән Кама шәһәренең ике, Зәй, Азнакай командалары арасында да сынатмаганнар алар. Яшь хоккейчыларның уңышына, алар өчен өч көн буена җан атып, көч биреп торган әти-әниләре аеруча сөенгән. "Командабызның уңышында иң беренче чиратта тренерыбыз Игорь Тарасовның өлеше зур. Ярты ел эчендә балаларны туплап, аларда команда рухы, үз-үзләренә ышаныч тәрбияли алды. Иң мөһиме - балаларыбыз хоккей белән бик теләп шөгыльләнәләр", - диләр алар.
Команда уенчыларының хоккейчы стажлары шактый - әнә, кайберәүләре боз сараена 4әр ел йөри икән инде, бу уңышлары да даими күнегүләр ясауларының, спорт белән ныклап торып шөгыльләнүләренең нәтиҗәсе. Ә уңышлы уеннар алга таба стимул бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт