"Ледок" Спорт сарае Татьяналар көне - барлык студентлар бәйрәменә багышлап лотерея уйнату акциясе уздырды.
Әлеге акциядә "Ледок" боз сараена шуарга килгән һәркем катнаша алды һәм аларның күпчелеген нәкъ менә студентлар тәшкил итте дә. "Ледок" җитәкчелеге исә, салкын кышны бераз җылытырга теләп, акцияне "Яз кәефе" дип атады. Шул рәвешле, кызарып-пешеп тимераякта шуганнан соң, бераз ял иткән арада лотерея призлары уйнатылды. Бүләкләр арасында ай дәвамында боз сараена йөрүгә абонемент, ваза, матур шкатулка һәм башкалар бар иде. Төп приз - зур йомшак уенчык аюны күрше Самара өлкәсенең Рус Васильевкасы авылыннан Анастасия Тямусева отты. Настя Самара дәүләт университеты студенты икән, һәм бу отышын Студенлар көне бүләге буларак сөенеп кабул итте. "Бүләкне, һичшиксез, үзем белән Самарага алып китәм", - ди Настя. Ә "Ледок" 14 февраль - Гашыйклар көненә дә махсус акция уздырырга планлаштырып тора.
Нет комментариев