Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әлегә Россиядә ял итә торыйк

Отпускларын чит илдә үткәрергә теләп, юлламалар алып "авызлары пешкән" туристлар арасында нурлатлылар да бар.

Билгеле булганча, август аеның беренче көннәрендә үк Россиядә берничә туристлык компаниясе финанс кыенлыклары белән күзгә-күз очрашты. Илнең туристлык базарында килеп чыккан конкуренция нәтиҗәсендә "Идеал-тур", "Лабиринт", "Нева", "Роза ветров", "Экспо-тур", "Аврора", "Нордик Стар" компанияләре үз эшчәнлекләрен туктатканнар. Туристлык базарында 13 еллап эшләп килүче "Гранд-Визит" фирмасы алда телгә алган "Лабиринт" компаниясе белән бер ел гына хезмәттәшлек иткән булган.
- Нигездә туристлык базарында 20 еллап хезмәт стажы булган компанияләр белән эшлибез, - диделәр безгә "Гранд-Визит"та. - Бездә һөнәри юридик ярдәм яхшы оештырылган. Кызганыч, безнең фирма аша да әлеге ситуациягә эләгүче бар. Без аңа юллама бәясенең 50 процентын кайтардык инде, калган өлешен дә кайтарырга планлаштырабыз.
"Баунти-Вояж" фирмасы җитәкчесе Светлана Чеплакова исә чит илгә юлламалар алганда туристларның үзләрен дә уяу булырга чакыра.
- Мин ялга барырга курыкмаска киңәш итәм, - ди Светлана Валерьевна. - Иң мөһиме, барлык мәгълүматны үзегезгә тикшерергә кирәк. Иң элек ике якка да авиабилетлар түләнгәнме - шуны карарга. Моның өчен тиешле авиакомпаниягә шалтыратырга кирәк. Моннан тыш, туристлар ял итәргә планлаштырган чит илдәге отельгә акчалар күчерелгәнме, шунысын да белү начар булмас. Проблема туса, кичекмәстән "Ростуризм" федераль агентлыгына шикаять язарга кирәк. Туристлык фирмалары тулысынча имин һәм проблемасыз ялны гарантияләми булып чыга түгелме соң? Туризм белгече сүзләренә караганда, бөлгенлеккә төшкән фирмалар аша юллама алучы Нурлат туристлары иминият компанияләре аша 1 ай эчендә үзләренең акчаларын кайтарып ала алачак икән. Моның өчен сатып алучы паспортларының оригиналлары һәм ксерокүчермәләре, туристлык юлламасын сатып алу турында килешү һәм аның күчермәсе, реаль зыянны раслаучы документлар һәм иминият түләүләрен күчерү өчен банк реквизитлары булырга тиеш,ди. РФның "Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте" белгечләре исә туристларны зур компенсация акчаларына өметләнмәскә чакыра. Якын арада үз эшчәнлекләрен туктаткан компанияләр җаваплылыктан котылып, аны иминият компанияләренә аударалар. Ә алар белән уңышлы эш итү, әлбәттә, бәхет эше. Белгечләр туристлык базарында бөлгенлеккә төшү ситуациясе алга таба да фаразлана диләр. Әлеге кризисны фирмаларның һөнәрмәннәрчә һәм уйлап эш итмәвенә бәйләп карыйлар. Шуңа да туристлык өлкәсендәге белгечләр чит илгә барудан бераз тыелып торырга киңәш итә. Ә әлегә туризм базарындагы кризистан шикләнүчеләргә Россия буенча сәяхәт тәкъдим итәләр. Алда телгә алынган туристик компанияләрдә тикшерүләр узган, дип язалар үзәк басмалар. Тикшерүчеләр версиясе буенча, әлеге туроператорлар финанс пирамидасы буенча эшләгәннәр, түләмәгән зур бурычлары була торып, юлламалар сатканнар. Хәзер әлеге фирмаларның милекләре тикшерелә, арест салына, алар нигезендә зыянны түләтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат