Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Легенда” Нурлат музеен тулыландырачак

    "Легенда" хәрби-патриотик клуб әгъзалары Владимир Малыгин һәм Алексей Халипа шул көннәрдә генә Куйбышев су саклагычының яр буе линиясенә мониторинг үткәрү чарасыннан кайттылар. Аларны анда ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре чакырган иде.

    Борынга Богар экспедициясе отряды белән бергәләп алар Идел буенда, Спасс районының Измери авылында урнашкан Татарстан тарихы археологик һәйкәлләрен карадылар һәм көчле җил, зур дулкыннар аркасында җимерелгән һәйкәлләрнең торышына бәя бирделәр.
    - Безнең бурычыбыз Татарстанның борынгы тарихи мирасын саклаудан гыйбарәт, - ди экспедиция нәтиҗәләрен уртаклашып ТР Фәннәр академиясенең кече фәнни хезмәткәре Александр Губин
    "Легенда" клубы әгъзалары экспонатларның бер өлешен Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена тапшырачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: