Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Лилия Сарбаева республика муниципаль конкурсында бүләккә лаек булды

Дүшәмбе көнне Нурлат районының муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Җирле үзидарә тармагы хезмәткәрләрен район башлыгы Равил Кузюров та котлады.

"Бүген Нурлат муниципаль районы 33 җирле үзидарә органын берләштерә. Муниципаль структура - хакимиятнең халыкка иң якын торган буыны. Сезгә халыкның тңкәсенә үткән иң көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Шуңа да муниципаль хезмәткәр эше хуҗалыкның төрле тармакларында да киң кырлы белем, зур җаваплылык, даими үзконтроль һәм түземлек таләп итә. Халыкка хезмәт итүдән дә мактаулы һөнәр юк, сез син шул кешеләр арасында яшисең, алар сезгә үз язмышларын ышанып тапшыралар һәм сезнең белемегез, гамәлләрегез иң мөһим эш - якташларыгызга тагы да матур яшәү шартлары тудыруга юнәлдереләчәгенә ышаналар", - дип мөрәҗәгать итте коллегаларына Равил Әфраимович.
Бу бәйрәм узган ел, урыннарда хакимият структураларын ныгыту максатыннан кертелгән иде. Нигездә, җирле үзидарә теге яки бу төбәктәге, шәһәр-авылдагы яки теләсә нинди башка җирлектәге халыкның мөстәкыйль эшчәнлеге ул. Муниципаль реформалаштыруның асылы кешеләрнең җирле багланыштагы мәсъәләләрне үзләре сайлаган органнар ярдәмендә хәл итүендә. Җирле багланыштагы мәсъәләләргә исә халыкның тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле барлык көнүзәк проблемалар да кагыла. Һәм бу матди якка гына кайтып калмый. Андыйлар арасындөа коммуналь тармакны тәртипкә китерү дә, социаль торрмыш, шәһәр төзелеше дә һәм башкалар да. Лилия Сарбаеваның һөнәри эшчәнлеге нәкъ менә архитектур төзекләндерүгә багышланган да. Аңа, узган атнада Казанда, "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсына нәтиҗәләр ясау кысаларында, "Муниципаль хуҗалык һәм яшәешне тәэмин итү системалары" номинациясендә Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан булган тантанада Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Лилия Мөдәррисовнаны котлап, әлеге бәйгедә катнашучыларның саны, шулай ук аларның осталыклары дәрәҗәсе артуын билгеләп үтте. Ә бу, һичшиксез, җирле үзидарәнең ныгуын һәм камилләшүен раслый, нурлатлылар исә гражданлык җәмгыяте тормышында бик актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Лилия Сарбаева