Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Лицензия булу зарур

Нурлат шәһәре прокуратурасы "Нурлат консультация-диагностика үзәге" ОООсы эшчәнлегендә лицензия турындагы законнарның үтәлешен тикшергән.

"НКДЦ" ОООсының түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә лицензия таләпләрен үтәмәве ачыкланган. Әйтик, биредә түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтүгә килешү бары тик граҗданнар таләбе буенча гына төзелә, калган очракларда төзелми. Моннан тыш, Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 17нче пункты нигезендә, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә төзелә торган килешү үз эченә лицензия номерын, аны теркәү көнен, медицина оешмасының лицензия нигезендә күрсәтә торган хезмәтләр исемлеген, лицензия биргән органның исеме, адресы һәм телефон номеры турындагы мәгълүматларны алырга тиеш. Әмма "НКДЦ" ОООсы пациентлар белән төзи торган килешүдә медицина эшчәнлегенә лицензия биргән органның исеме, адресы һәм телефон номеры күрсәтелмәгән. Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә медицина үзәге тарафыннан медицина катышуына ирекле ризалык бирү кире алынмый. Шулай ук үзәктә медицина карталары да алып барылмый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "НКДЦ" ОООсы директорына карата РФ КоАПының 14.1 маддәсе 3нче өлешендә (махсус рөхсәттә (лицензиядә) каралган шартларны бозып эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару) каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Нурлат шәһәре прокуратурасы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев