Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мамык шоферы Паралимпия уеннарында да эшләячәк

Олимпия уеннарында эшләгән Мамык шоферы Вячеслав Павлов Паралимпия уеннары вакытында да спортчылар, туристларны йөртәчәк.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында шулай ук Сочида уздырылучы Кышкы уеннарга исә Олимпиадада бар таләпләрне төгәл үтәп, бернинди өзеклекләр тудырмыйча, чын мәгънәсендә көн-төнгә карамыйча эшләүчеләрне генә калдырганнар. Без Вячеслав Павловичка шалтыратканда да ул нәкъ төнге рейстан кайтып кергән иде.
- Олимпиада кебек зур бәйрәмне телевизордан карау берни түгел икән, монда алган тәэсирләрне берничек аңлатып булмый - искиткеч. Без гел руль артында гына түгел бит, шактый ярышларга барырга да вакыт булды. Хатын-кызлар, ир-атлар хоккей матчларына, фигуралы шууга, биатлонга эләктем. Фигуралы шуу буенча Аделина Сотникованың алтын медаль китергән чыгышын үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Спортчыларны шактый йөрттек. Шундый рейсларымның берсендә Канада хоккейчыларын аэропортка илтергә туры килде. Ни рәвешледер, безнең хоккей буенча җыелма командабызның төп капкачысы Семен Варламов та шул рейска туры килгән иде. Тик янына барып сүз кушарга, автограф сорарга кыенсындым, чөнки Олимпиадада җиңелгәннән соң кәефе бер дә шәп түгел иде, - дип тәэсирләрен уртаклашты Вячеслав Павлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат