ХӘБӘРЛӘР
Марафончылар Нурлатның үзәк урамнарыннан үтәчәк
25 май, якшәмбе Нурлатта велосипедчылар бәйрәме көндезге 12.00 сәгатьтә башлана.
Мамык авылыннан старт алган Татарстан эшмәкәрләренең алтынчы веломарафоны Нурлатта дәвам итәчәк. Марафонга кушылучы нурлатлылар "Шифа" гипермаркетыннан кузгалып Самаренкин, Совет, Карл Маркс урамнары аша Балалар сәнгать мәктәбе янында очрашалар. Чара 15.00 сәгатьтә Балалар сәнгать мәктәбендә олы бәйрәм булып узачак. Чарада катнашкан эшмәкәрләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмаячаклар, хокукый белем дә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев