Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Марина Патяшина Мочаловлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды

1 сентябрь - Белем көне алдыннан район кураторы, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина Төрнәс авылында яшәүче күпбалалы Мочаловлар гаиләсен уку һәм спорт кирәк яраклары белән сөендерде. Бу - Марина Александровнаның безнең район балаларына икенче тапкыр ярдәм итүе инде.

Ялгызы 6 бала тәрбияләүче Наталья Мочалова игътибарга бик рәхмәтле.
- Авыл җирлегеннән сезнең гаиләдәге 3 балага "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында ярдәм булачак, дигәч башта ышанмый тордык, - ди күпбалалы әни. - Хәйрия акциясенә әле беренче генә эләгүебез. Безнең гаилә өчен бәйрәм булды бүген.
Заманында ишле гаиләдә үскән Натальяның бүген 3 баласы мәктәп яшендә булса, 2се-балалар бакчасына йөри, төпчегенә 1 яшь тә 3 ай. Олы улы Михаил әнисенең төп терәге. Хезмәт сөючән, булдыклы яшүсмер әнисенә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә, тормыш авырлыкларын җиңәргә булыша.
Иганәче Марина Александровнага 9,5 һәм 2 сыйныфка баручы Миша, Инна һәм Игорь өчен киемнәрне сайлавы кыен булмаган.
- Улым Владка да 14 яшь, шуңа да нәрсә кирәген һәм нинди үлчәм туры килүен курыкмыйча сайлап алдым, - ди район кураторы. - Президентыбыз Рөстәм Миннеханов патронатында узучы мондый акциядә катнашмый кала алмадым. Мин нәкъ менә Мочаловлар гаиләсе белән танышуыма, ярдәм итүемә сөенәм. Гаилә институтының нигезен нәкъ менә шундый күпбалалы гаиләләр тәшкил итә дә бит. Алга таба да аралашып, ярдәм итешеп яшәргә насыйп булсын.
Гаиләгә хәлдән килгәнчә, мәктәп һәм авыл җитәкчелеге адреслы социаль ярдәм итеп тора үзе. Кемдер киңәш белән ярдәм итсә, кемдер башкасы белән ярдәм итә.
- Ишле гаилә булсалар да, тормыш авырлыкларын хәлдән килгәнчә җиңеп киләләр. Бик эш сөючән гаилә, - ди авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов та ярдәмгә сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат