Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Машина һәм йорт янган

Узган атна 125нче янгын часте өчен тыныч кына үтмәгән. Хезмәткәрләр Вишневая Полянага шәхси йортта янгын чыгу сигналы буенча барганнар.

Электр исәпләгечкә керүче үткәргечтә кыска ялганыш килеп чыгу нәтиҗәсендә өй стенасының бер өлеше янган. Ә 8 октябрьдә машина янган: мотор өлешендә кыска ялганыш барлыкка килгән. Бу чорда 125нче янгын часте хезмәткәрләре кеше эзләү белән дә шөгыльләнгәннәр. 6 октябрьдә кичке 9нчы яртыда Торнаяста яшәүче берәүнең урманга китеп югалуы турында хәбәр керә. Полиция белән уртак эшләү нәтиҗәсендә аны 22.40та эзләп табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 125нче янгын часте Торнаяс