Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Машина йөртүче нурлатлылар руль артына салган көе ешрак төнлә утыралар

    Безнең районда аек булмаганнар руль артына нигездә төнлә утыралар икән.

    Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләренең статистик мәгълүматлары сөйли. Узган атнада гына да руль артына салган көе утырган 5 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар.
    - Ә бит исерек машина йөртүче аркасында кеше үлсә, җинаять җаваплылыгы искиткеч зур, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев. - 7 елга кадәр ирегеннән һәм 3 елга кадәр машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Әгәр үлүчеләр саны күбрәк икән, ирегеннән мәхрүм итү елы да арта. Район юлларында исерекләргә каршы көрәшне беркайчан да туктатмаячакбыз. Узган ел белән чагыштырганда, саннарда бераз уңай якка үзгәреш бар. Әмма бу бик аз. Шуңа да салмышларга каршы көрәшкә полиция, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен дә тартабыз.
    Узган атнаның чәршәмбесендә, атнаның эш көне булуына да карамастан, ике кеше салган көе руль артына утырган. Аның берсе өйгә кадәр кайтып җитәргә генә утырдым, дип акланса, икенчесе бөтенләй пенсия яшендәге ир-ат булган. Ә менә 6 апрельдә руль артына утырган шоферның махмырдан булуы ачыкланган. Алкотестер аның канында алкоголь булуын күрсәткән.
    - Нигездә исерекләр рульгә төнге 1-2ләрдә утыралар, - ди ЮХИДИнең административ практика бүлеге җитәкчесе Петр Фадеев. - Штраф санкцияләренең артуы да, законнарның кырыслануы да куркытмый безнекеләрне. Ә бит җәзалар кырыс: гаеплеләр 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм өстәп 30 мең сум штраф. Алкогольгә медицина тикшерү узарга теләмәгән машина йөртүчегә дә штраф санкцияләре шундый ук. Өстәвенә, 15 тәүлеккә кадәр административ арест та салынырга мөмкин. Әгәр бер тотылган кеше янә салган көе руль артына утыра икән, штраф суммасы 50 меңгә менә, 3 елга кадәр "права"сыннан да колак кага.
    Тәүлек саен район юлларында ЮХИДИнең ике экипажы, участок уполномоченныйлары, патруль-пост службасы һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре кизү тора.
    - Алда телгә алган барлык службалар да үз участокларында исерек машина йөртүчеләрне тоткарлаганнан соң безгә хәбәр бирәләр, без кагыйдә бозучыларны барлык шартларны үтәп, административ җаваплылыкка тартабыз. Билгеле инде, монда аңлату эшләре дә алып барыла, медицина тикшерүе, беркетмә тутырулар -барысы да керә, - ди П.Фадеев.
    Көн саен район юлларында һәлакәтләр дә теркәлеп тора. Мисал өчен, узган атнада гына 16 авария булган. Нигездә, алар - машина көпчәкләрен җәйгегә алмаштыру аркасында килеп чыккан механик юл-транспорт һәлакәтләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: