ХӘБӘРЛӘР
Машина йөртүчеләргә хатлар
Узган җомгада шәһәр мәктәпләре укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә шәһәр урамнарына чыкты.
"Юл законнарын истә тотабыз" дип аталган акция барышында 350 машина йөртүчегә хатлар, рәсемнәр тапшырылды.
- Акцияне балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче балалар шәһәр думасы яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә үткәрдек. Акцияне үткәрүне инициаторы Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре. Укучылар ай дәвамында шоферларга атап хатлар язганнар, рәсемнәр ясаганнар, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. -Чара ике як өчен дә файдалы үтте. Алга таба җәүлеләр өчен дә шундый акция үткәрүне планлаштырып торабыз, - ди инспектор планнары белән уртаклашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев