Машинагызның “аягында” нәрсә?
Бер атна эчендә районда 10 юл-транспорт вакыйгасы булган, каза күрүчеләр дә бар. Мәсәлән, 20 ноябрьдә Кузайкино-Нурлат юлында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче машинасы белән каршы як полосага чыга һәм "Geely" машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә икенче машинаның шоферы реанимациядә, аның ике пассажиры төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алганнар, ВАЗ-2114 шоферының бот сөяге сынган. Әгәр машина ияләре тәгәрмәчләрендәге резинаны кышкыга алыштырган булсалар, бәрелүдән котылып калып та булыр иде, бәлки. ЮХИДИдә әйтүләренчә, шәһәрдә юл-транспорт вакыйгалары (ДТП) тимер юл өстендәге күпердә еш була: төрле әһәмияттәге юллар чатында шоферлар төп юлдан килүче транспорт чарасын үткәреп җибәрмиләр. Ә районда ДТПлар күбесенчә Кузайкино-Нурлат һәм Нурлат-Чуваш Тимерлеге трассаларында була икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев