Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Машинасыз калмыйм дисәң, штрафыңны түлә

Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында 92 аек булмаган машина йөртүчене тоткарлаганнар. 15 кеше машина руле артына машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән көе утырган. Мондый "шоферлар"га 50 мең сум күләмендә штраф салынган.

- Сабан туе бәйрәмендә бераз сыра эчеп рульгә утырган идем, Чистай шәһәреннән килгән ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләктем, - ди Саша. - 0,19 промилле күрсәтте. Бик үкенәм 1,5 ел машинасыз йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Исереклек хәле эчемлекнең ныклыгына һәм дозасына карамый, - ди табиб-нарколог. Ул кәефкә, ашказанының ничек эшләвенә һәм кешенең күпме йоклавына (организмның ничек ял итүенә) бәйле икән. Башка сүзләр белән әйткәндә, узган юлы бер кружка сыра сезгә йомшаграк тәэсир иткән булса, бу һәрвакыт шулай була дигән сүз түгел. Шуңа да руль артына аек килеш утыруың хәерле. Акчаң да янда кала, машина йөртү документы да үзеңдә була.
- Машина йөртүчеләр янына җәй башлану белән мотоциклчылар да өстәлде, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов статистик мисаллар китереп. - Мотоцикл руле артына исерек көе утыруларыннан тыш, права һәм документларсыз да йөриләр. Әле шул көннәрдә генә шундый ике мотоцикл хуҗасын тоткарладык. Алар билгеле авыл җирендә без, ЮХИДИ хезмәткәрләрен очратырбыз, дип уйламаган булган. Хәзер машина һәм мотоцикл хуҗаларын штрафлар да, яңа кагыйдәләр дә куркытмый. Бүгенге көндә исерек көе тоткарланып штраф салынган 90лап кеше үз штрафын түләргә бик ашкынып тормый. Шуңа да тиешле вакытта штраф түләмүчеләргә карата суд приставлары белән берлектә "көрәш" алып барабыз. Өйләренә барабыз, анда тота алмасак повесткалар калдырабыз, качып йөрүчеләрне розыскка бирәбез.
Рейд барышында штрафын түләмәгән бурычлының берсе безне урамда каршы алды.
- 5 көн эчендә штрафыгызны түләмәсәгез, машинагызга арест салабыз, - дип кисәтү ясаган суд приставына бурычлы зат анда урында ук түләргә теләге булуын хәбәр итте.
- Минем әле 21 июньгә кадәр вакытым бар, үзегез өйгә килгәнсез икән, хәзер үк түләп җибәрәм, - диде кагыйдә бозучы.
Ә менә Кариев урамында урнашкан күпкатлы йортларның берсендә икенче бурычлы безгә ишеген ачмады. Суд приставлары аңа кисәтү язылган чакыру кәгазе калдырдылар.
- Районда 90лап кешенең исерек килеш руль артына утырган өчен штраф түлисе бар, - ди суд приставы-башкаручы Розалия Әхмәдиева. - Алар штрафларын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Шуңа да без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә урыннарга чыгабыз, кисәтү ясыйбыз. Кемдер урында ук түли, кемдер барып түләргә вәгъдә итә, акчасы булмаганнарның машиналарына арест салабыз һәм шуның нигезендә бурычларын каплыйбыз.
ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы Петр Фадеев әйтүенчә, бүгенге көндә штрафларын тиешле чорда түләмәгән 4 кешенең машинасына арест салынган инде.
Белгечләр әйтүенчә, юлларда исерекләр артуның бер сәбәбе - ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлларда аз булуы. Хәзер нигездә юлларда заманча видеофиксация системалары эшли. Сүз дә юк - алар кагыйдә бозуларны ачыклап профилактик функцияне үти, ә менә исерек машина йөртүчеләр белән камералар көрәш алып бара алмый шул. Биредә һичшиксез ЮХИДИ хезмәткәрләре эшләргә тиеш. Бу мәсьәләдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең үз җавабы: хәзер аларның ярдәмчеләре участок уполномоченныйлары. Исерекләргә каршы көрәшне алар бергәләшеп алып бара. Район буенча күрсәткечләр дә шул хакта сөйли: быел исерек көе руль артына утыручылар саны кими төшкән. Әмма бу тынычланырга ирек бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат