Нурлат балалары Халыкара конкурстан җиңү белән кайттылар
"Сәләтле йөрәкләр" балалар һәм яшьләр иҗаты Халыкара конкурс-фестиваленнән Балалар иҗаты үзәгенең "Киемнәрне конструкцияләү һәм модельләштерү" иҗади берләшмәсе укучылары җиңү белән кайттылар.
- Конкурс-фестиваль 8 номинация буенча үтте, - ди үзәк педагогы Әлфирә Карымова. - Шулар арасында "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясе күргәзмә формасында узды. Күргәзмә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында үтте. Укучыларның анда тәкъдим ителгән эшләрен Россия һәм Татарстан сәнгать осталарыннан торган мәртәбәле жюри бәяләде. Халыкара фестивальдән безнең укучылар - Әдилә Карымова - 2, Алсинә Сөләйманова 3 дәрәҗә Дипломнар белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев