Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәни чаралар чакыра

Февраль ае районда мәдәни-масса чараларының күплеге белән җәлеп итә. Иртәгә, 18 февральдә Нурлат тамашачыларын Минзәлә халык театры "Буйдаклар" спектакленә көтеп кала.

15 февральдә 13.00 сәгатьтә балалар өчен мультфильм, ә олыларга 19.00дә Ринат Рәхмәтуллин концерты узачак. Сишәмбе, 18 февральдә Нурлатта "Краски" төркеме чыгыш ясаячак. 21 февральдә Мәскәүнең мөстәкыйль театры Нурлат тамашачыларына М.Булгаковның романы буенча "Мастер и Маргарита" спектаклен тәкъдим итә. 23 февраль, якшәмбе көнне кино сөючеләргә "Сталинград" фильмы күрсәтеләчәк. 24 февральдә Нурлат сәхнәсендә - Салават Фәтхетдиновның юбилей концерты. 26 февраль, чәршәмбе көнне шәһәр Мәдәният сарае 3D фильмнарга бай булачак. 27 февраль кичендә "Ассорти" чуваш эстрада концерты. 28 февраль, җомга көнне тамашачыларны Яр Чаллы артисты Флера Талипова үз концертына көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат