Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәният елында Нурлат укучыларына мәдәни көндәлекләр бүләк итәләр

Быел районда 1нче сыйныфка барачак 600дән артыграк укучының барысы да Белем көнендә бүләккә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген" алачаклар.

Мондый бүләкләр республикада Мәдәният елы уңаеннан оештырыла торган яңа акция кысаларында ясала. Ел дәвамында беренчеләр әлеге көндәлектәге мәгълүматлар аша Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачаклар һәм кичерешләрен көндәлеккә яза барачаклар. Ә уку елы азагында тутырылган көндәлекләр конкурска җибәреләчәк. Җиңүче балалар бүләкләргә ия булачак һәм Казанда үтәчәк тантанлы чарада катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат