Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәният елында яңа конкурс

Районда "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре - 2014" конкурсы игълан ителде.

Бу хакта бүген мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең агымдагы елда беренче узган район семинар - киңәшмәсендә хәбәр ителде. Җиңүчеләрне өч- "Иң яхшы авыл мәдәният йорты мөдире", "Иң яхшы авыл клубы мөдире", "Иң яхшы режиссер" номинацияләрендә бүләкләячәкләр.
Бүген узган район семнарында "Мәдәният үсеше үзәге" МБУсе начальнигы Әлфия Галәветдинова ТРда игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында эшләнәсе эшләргә тукталды. Районның 7 авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Заманча шартларда авыл учреждениеләренең мәдәни - ял эшчәнлеге" дигән темага тәкъдир итү оештырган иделәр. Моннан тыш, театр коллективлары эше хакында да уртага салып сөйләшенде. 48 авыл һәм 5 шәһәр мәдәният учреждениесе директорлары катнашкан семинарда I кварталда үткәреләчәк чаралар хакында да мәгълүмат җиткерелде. Киңәшмә барышында туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтүче мәдәният хезмәткәрләре, Яңа ел бәйрәмен каршы алуда катнашкан иҗат һәм бәйрәмгә социаль мәдәни объектларны бизәгән коллективлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат