Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәният учагы булачак

Әле кайчан гына түбән нурлатлылар үз микрорайоннарында заманча, көн таләпләренә туры килерлек күпфункцияле үзәк турында хыялланалар гына иде.

Бү г е н и н де а л а р кө н саен иске мәдәният йорты урынында республика программаларының берсе кысаларында төзелеп килүче объект яныннан узып йөриләр һәм аның ишекләре ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр. Без килгән көнне дә биредә эш кайный иде: территориягә йөк төягән үзбушаткычлар кереп йөри, бер бригада стена өю белән мәшгуль, икенчесе төзелеш материаллары бушата. – Бүгенге көнгә без цоколь эшләрен тәмамладык. Хәзер туфрак ташып, нигезне ныгытабыз, бетон салабыз, агымдагы атна азагына эшләрнең бу этабын тәмамларга уйлыйбыз. Шул ук вакытта стеналар торгызуга да керештек. Объектта 5 данә техника һәм 8 эшче эшли, кирәге чыкса, аларның санын арттырачакбыз, – диде эшләрнең барышы турында төзелеш компаниясе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмир Гайфетдинов. 700ләп кеше яшәүче зур булмаган микрорайон өчен 300 урынга исәпләнгән һәм үз түбәсе астына музей, китапханә һәм мәдәният у ч а г ы н б е р л ә ш т е р ә ч ә к күпфункцияле үзәк төзелү – мөһим вакыйга. – Элеккеге клуб 50 еллап элек, 1971 елда төзелгән иде. Берничә ел дәвамында без район җитәкчелегенә яңа клуб сорап мөрәҗәгать иттек. Үтенечебезне тыңлап, безнең өчен бик кирәкле бу объектны төзү мөмкинлеге табуы өчен район башлыгы Алмаз Сәлимовичка зур рәхмәт. Авылыбызда яшьләр бик актив: спортчылар да, сәхнә осталары да бар. Ә яңа мәдәният йортында яшьләр һәм балалар үз осталыкларын арттыра алачак, – дип уртаклашты «Түбән Нурлат» ТОСы рәисе Әфрүзия Тямаева. Мондый матур үзгәрешләргә ул барыннан да күбрәк шатлана дисәк тә ялгышмабыздыр, чөнки хезмәт биографиясенең зур өлешен мәдәният йортына багышлаган бит – аның белән 20 елдан артыграк җитәкчелек иткән. Төзүчеләр ышандыруынча, барлык эшләр дә график буенча алып барыла, калышулар юк. Димәк, тиздән түбән нурлатлылар клубка килеп, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән ял итә алачаклар. Ә авыл тормышы белән яшәүчеләр өчен бу аеруча мөһим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X