Медикларга ярдәм йөзеннән
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары партия рәисе Дмитрий Медведевның чакыруына кушылып, коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булган медицина хезмәткәрләренә ярдәм оештырдылар.
“Әлеге инициативага Татарстанда актив кушылдылар. Әлбәттә инде, без дә читтә калмадык. Игелекле эшкә башлангычны җирле бүлекчәбез секретаре Алмаз Әхмәтшин бирде, аңа башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, җирле депутатлар кушылды”, – дип хәбәр итте бүлекчәнең башкарма секретаре Ралия Ханеева. Татарстанда бердәмросслар тарафыннан җыелган акчаларга медицина хезмәткәрләренә 1610 махсус костюм сатып алынган. Игелекле эшкә шулай ук якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты, “АгроИнвест” идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов та саллы өлеш керткән. Моңа кадәр исә бердәмросслар эре кибетләр челтәре ярдәме белән республиканың куркыныч төркемендә хезмәт куючы барлык медперсоналына азык-төлек җыелмалары тапшырган иде. Нурлатта аларны 40ка якын кеше алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев